Казан агломерациясендә «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Казан агломерациясе юлларының озынлыгы 1674 км дан артып китә. Ике ел эчендә норматив хәлдәге юллар өлешенең гомуми артуы 15,9% тәшкил иткән (гамәлгә ашырыла башлаганчы - 65,6%).  Бүген Казан агломерациясендә юлларның 81,5% - ә бу 1365,3 км - нормативларга туры килә.

2018 елда Казан агломерациясендә 113,72 км юл ремонтланган. Шуларның 18,82 км - федераль, 60,5 км - төбәк һәм 34,39 км җирле юллар.

Шулай ук агымдагы елда Комплекслы үсеш программалары белән (проектны гамәлгә ашыруның беренче этабы ахырына кадәр) проектның күрсәткече юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын 68% ка киметү турында беркетелде. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру чараларын үтәү кысаларында Казанда 39 светофор, 10 км чамасы җәяүлеләр киртәләре, 19 ясалма тигезсезлек урнаштырылган һәм 256 юл билгесе алмаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проекты 2017 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International