Республика юлларында хәзер 520 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Төнлә Татарстан юлларында 493 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 4 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 226 тонна чиста тоз сибелгән.

Хәзер республика юлларында 520 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.

Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты шулай ук штат режимында эшли.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International