Свияжск-Буа-Свияжск шәһәр яны поездлары билгеләнгән

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен 9 декабрьдән 6373 нче номерлы Свияжск - Буа шәһәр яны поезды билгеләнгән. Электричка Свияжск станциясеннән 17.50 сәгатьтә китә, Буа станциясенә 20.40 сәгатьтә 6307 нче номерлы Казан - Свияжск шәһәр яны поездына (Казан станциясеннән 16.25 китә, Свияжск станциясенә 17.40 килә) күчеп утыру мөмкинлеге белән килә.

10 декабрьдән 6372 нче номерлы Буа - Свияжск шәһәр яны поезды билгеләнгән. Буа станциясеннән 04.50 кузгалып китә, Свияжск станциясенә 07.10 сәгатьтә 6362 нче номерлы Свияжск - Казан шәһәр яны поездына (Свияжск станциясеннән 07.23 китә, Казан станциясенә 08.37 килә) күчеп утыру мөмкинлеге белән килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International