Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында юл эшчәнлеге программасы формалаштырылган. «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты милли проектның аерылгысыз өлешенә әверелде. Татарстанда Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләренә проект шартлары буенча төзелгән Түбән Кама кушылды.
Норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмияттәге юллар өлешен 46,3% тан 50% ка кадәр арттыру каралган. Проектны гамәлгә ашыру ел саен төбәктәге 100 км дан артык юлларны өстәмә ремонтларга мөмкинлек бирәчәк.
Шуны да искәртик: тиешле сыйфатны тәэмин итү өчен, башкарылган эшләрне тикшерү заказчының шәхси лабораториясендә һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының бәйсез лабораториясен җәлеп итеп башкарылды. Шәһәрләрнең магистраль урамнары һәм төбәк юлларының терәк челтәре өчен ремонт юлның өске катламын полимер-битумлы ЩМА-20 асфальт-бетон катнашмасын кулланып башкарылды. Бу катламның чыдамлылыгына һәм озак хезмәт итүенә мөмкинлек бирә. Асфальт-бетон катнашмаларын проектлауның күләмле ысулын кертү буенча эшләр башкарылды.
Проект җәмәгать фикерен формалаштыруда һәм автомобиль юлларының сыйфатлы күрсәткечләрен бәяләүдә зур роль уйнады. Проект программасын формалаштыру «Халык контроле» һәм Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» системаларыннан килгән гаризаларны исәпкә алып, паркларны һәм скверларны төзекләндерү программалары белән проектны синхронлаштырып, шулай ук ишегалды территорияләрен ремонтлап башкарылды, бу халыкның канәгатьлеген арттырды. Бүген Казанның «Җимерек юллар картасы»нда нигездә ишегалды территорияләре һәм бистәләрдәге юллар хакында гаризалар калды, алар буенча эшләр аерым программа нигезендә башкарыла.