Көндез республика юлларында 517 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтәчәк

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Төнлә Татарстан юлларында 377 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 6 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 277 тонна чиста тоз сибелгән.

Көндез республика юлларына 517 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән: 404 мең тонна ком-тоз катнашмасы (тоз микъдары 20%), 12 мең тонна тоз һәм 17,7 мең тонна бозлавыкка каршы реагентлар; махсус техника өчен 67 җылы стоянка, эшчеләр һәм машина йөртүчеләрнең дежур тору һәм ял итү өчен 59 бина. Юл оешмалары карамагында 1143 махсус техника бар (бу 392 катнаш юл машинасы, 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар)). Техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән.

Төбәк автомобиль юлларында һава торышы үзгәрүне хәбәр итүче 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фоторәсем, өслекнең торышы, юл температурасы. Алынган мәгълүмат нигезендә метеопараметрларның бозлавык барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтеп үзгәрүе фаразлана.

Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты шулай ук штат режимында эшли.

Министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.

Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда, дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International