«Казан» халыкара аэропорты партнер-авиакомпанияләр арасында 2018 елның җәендә пунктуальлек конкурсына йомгак ясады.
2018 елгы җәйге навигация сезоны нәтиҗәләре буенча «Россия Федерациясе авиакомпанияләре» номинациясендә түбәндәгеләр рейтинг лидерлары булдылар:
«Оренбуржье» авиакомпаниясе 1 нче категориядә;
«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2 нче категориядә;
«Аэрофлот» авиакомпаниясе 3 нче категориядә.
«БДБ һәм Ерак чит дәүләтләр авиакомпанияләре» номинациясендә:
1 урын – Belavia;
2 урын – Uzbekistan Airways;
3 урын – Georgian Airways.
Иң пунктуаль авиаташучылар арасында башкарылган рейслар һәм пассажирлар саны буенча «Аэрофлот — Россия авиалинияләре» компаниясе лидер булып тора: җәйге сезонда 358 469 пассажирга хезмәт күрсәткән, 3 227 рейс башкарылган. «ЮВТ АЭРО» 2 142 рейс башкарган, 73 768 пассажирга хезмәт күрсәткән. «Оренбуржье» авиакомпаниясе 505 рейс башкарган һәм 5 595 пассажирга хезмәт күрсәткән.
Иң пунктуаль халыкара авиакомпанияләр арасында иң күп пассажирлар агымы Uzbekistan Airways га туры килгән: 264 рейс башкарылган, 31 347 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Belavia һәм Georgian Airways авиакомпанияләре 218 һәм 166 рейс башкарган, шулай ук 9 317 һәм 12 153 пассажирга хезмәт күрсәткән.
Хезмәттәшләребезне котлыйбыз! Уңышлар һәм пассажирларның рәхмәтле елмаюларын телибез!
Аэропорт турында.
Хәзерге вакытта «Казан» халыкара аэропорты 40 авиакомпания белән эшли, маршрут челтәре сиксәннән артык Россия һәм халыкара юнәлешләрне үз эченә ала.
2018 елда Аланья, Болонья, Минск, Пардубице, Тбилиси, Батуми, Хайкоу, Увда һ. б. юнәлешләр ачылды.
Аэропорт Aeroflot, S7, UVT aero, flydubai, Turkish Airlines, Czech Airlines, Finnair, Atlasglobal, airBaltic, Belavia һәм башкалар кебек Россия һәм дөнья авиакомпанияләре белән хезмәттәшлек итә.
Конкурс турында.
Пунктуальлек конкурсы «Казан» халыкара аэропорты тарафыннан 2017 елдан бирле үткәрелә. Казан аэропортының партнер-авиаташучылары пунктуальлеге түбәндәге номинацияләрдә һәм категорияләрдә бәяләнә:
1. I номинациядә катнашучылар - Россия Федерациясендә теркәлү үткән авиакомпанияләр:
• 1 нче категориядәге иң пунктуаль авиаташучы - аена 1-99 рейс башкаручы авиакомпанияләр арасында;
• 2 нче категориядәге иң пунктуаль авиаташучы - аена 100-199 рейс башкаручы авиакомпанияләр арасында;
• 3 нче категориядәге иң пунктуаль авиаташучы - аена 200 дән артык рейс башкарган авиакомпанияләр арасында.
2. II номинациядә катнашучылар - Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләрендә һәм Ерак чит ил дәүләтләрендә теркәлгән авиакомпанияләр:
• 1 урын;
• 2 урын;
• 3 урын.