Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 7 декабре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 153 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 57 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1959 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 280 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 185, федераль юлларда - 95.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3398 кеше килгән, 3241 пассажир киткән.

7 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, кайбер районнарда бозлавык. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -3 - -8 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International