Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 158 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 29 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1115 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 294 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 196, федераль юлларда - 98.
Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3344 кеше килгән, 3340 пассажир киткән.
5 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяктан. Температура: -2..-7 гр.