Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 38 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1067 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 296 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 202, федераль юлларда - 94.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2888 кеше килгән, 3407 пассажир киткән.

4 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяктан тизлеге секундына 3-8 метр, урыны белән 10 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура:  -2..-7 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International