Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 150 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 26 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 775 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 297 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 190, федераль юларда - 107.

Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3172 кеше килгән, 2961 пассажир киткән.

3 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, көндез күпчелек районнарда кар явачак, көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын җил. Температура:  -3..-8 гр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International