Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 151 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 68 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 995 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 314 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 215, федераль юларда - 99.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3326 кеше килгән, 3176 пассажир киткән.
30 нчы ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин . Температура: -4..-9 гр. Юлларда бозлавык.