Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 157 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1180 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 349 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 242, федераль юларда - 107.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2956 кеше килгән, 3494 пассажир киткән.
29 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -7..-12 гр. Юлларда бозлавык.