Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 22 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 787 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 429 берәмлек техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 287, федераль ююларда - 142.
Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3039 кеше килгән, 2808 пассажир киткән.
27 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 5-10 метр. Температура: -3..-8 гр.