Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 686 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 385 берәмлек техника эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 253, федераль ююларда - 132.

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2775 кеше килгән, 2972 пассажир киткән.

26 нчы ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә аязучан, урыны белән кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 2-8 метр, урыны белән 10 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы -4..-9 гр.. Көндез максималь һава температурасы -2..-7 гр.. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International