Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 23 ноябре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 147 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 964 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3267 кеше килгән, 3157 пассажир киткән.

23 нче ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда кар, җил төньяк-көнбатыштан урыны белән тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: -4 - -9 градус. Кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International