9 декабрьдән 6675/6676 нчы номерлы Ижевск – Түбән Кама һәм 6677/6678 нче номерлы Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездлары РА - 2 хәрәкәтчән состав белән хәрәкәт итәчәк. Рельслы автобуслар тоташ металл вагоннарны алмаштырачак, хәзер алар көн саен бу юнәлештә иртәнге сәгатьләрдә йөри.
Рельслы автобусның өстенлеге – ул, беренче чиратта, уңайлылык, яхшыртылган техник характеристикалар, экономиялелек. Салон үзәкләштерелгән җылыту һәм кондиционерлау системасы белән җиһазландырылган, көтелмәгән хәл булган очракта машина йөртүчене чакыру өчен ике ноктасы бар. Әлеге транспорт төре шулай ук аз хәрәкәтләнүче пассажирлар ташу өчен җайлаштырылган.
Моннан тыш Ижевск – Түбән Кама - Ижевск маршруты буенча җомга һәм шимбә көннәрендә йөри торган поездларның пассажирлары теләген исәпкә алып, 9 декабрьдән көн саен йөри башлаячак.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.