Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1000 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3174 кеше килгән, 2114 пассажир киткән.

22 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, кар, урыны белән буран, җил көньяк-көнбатыштан урыны белән тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: -1 - -6 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International