Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 27 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1015 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4222 кеше килгән, 3729 пассажир киткән.
21 нче ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кар, көндез урыны белән буран, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, көндез урыны белән тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: 0 - -5 градус.