2018 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүдә Кунак йортында «Транспорт атналыгы-2018» халыкара күргәзмә-форумы уза. «Транспорт атналыгында» РФ Транспорт министры Евгений Дитрих, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары һәм ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре катнашачак.
Чара ел саен тармакның 7 500 дән артык профессионалын җыя. Форум кысаларында автомобиль, авиация, тимер юл, диңгез һәм елга транспорты үсеше һәм эшләве мәсьәләләренә багышланган конференцияләр, түгәрәк өстәлләр узачак.
2018 елда «Россия транспорты» күргәзмәсе 3700 кв.м. территориядә үз экспозициясен җәелдерәчәк һәм тимер юл, автомобиль, авиация, диңгез һәм елга транспорты өлкәсендә иң мөһим проектларны гамәлгә ашыру барышын күрсәтәчәк. Традицион рәвештә «Транспорт атналыгында» ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы үз стендын тәкъдим итә. Быел күргәзмәгә килүчеләр Татарстан Республикасында «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыруның барышы белән таныша алачаклар.