Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында «Нурлат-Яңа Иглай» автомобиль юлының 210 нчы чакрымындагы юлүткәргеч авария хәлендә булу сәбәпле зур йөк транспорты өчен хәрәкәт вакытлыча ябыла.
Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге Нурлат шәһәрен әйләнеп үтүче автомобиль юлы һәм җирле әһәмияттәге Нурлат шәһәренең Куйбышев, Гыйматдинов, Совет урамнары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.