Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 39 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 1299 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2802 кеше килгән, 2928 пассажир киткән.
20 нче ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кар һәм юеш кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -3 - +2 градус. Юлларда бозлавык.