Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 23 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 746 очрагы теркәлгән. 
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3410 кеше килгән, 3866 пассажир киткән. 
19 нчы ноябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, күпчелек районнарда кар һәм юеш кар явачак, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр. Температура: -2 - +2 градус. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International