«Буревестник» ҖЧҖ 21 ноябрьдән 616 нчы номерлы Чистай-Казан-Чистай маршруты буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне яңадан башлап җибәрә.
Автобуслар көн саен Казанның «Көньяк» автовокзалыннан 8.15, 10.00, 13.30, 14.55 сәгатьтә, Чистайдан - 10.20, 12.20, 15.20, 17.05 кузгалып китә. Маршрутта 19 пассажирга исәпләнгән микроавтобуслар йөри. Билетлар ташламалы шартларда сатылачак - тукталышларга карамастан, юл бәясе 100 сум тәшкил итә.