Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» проектын ике ел гамәлгә ашыру чорында 330 км дан артык юл норматив хәлгә китерелгән

2018 елның 16 ноябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесендә «Безнең республика. Безнең эш» ток-шоусында катнашты. Программада һәрвакыт иң актуаль темалар турында сүз бара. Үткән эфирның темасы – «Куркынычсыз юл».

Артем Чукин телевизор караучыларга республика юлларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча алып барыла торган эшләр турында мәгълүмат бирде. Беренче чиратта, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, моңа Татарстанда 2017 елда башланган «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыру ярдәм иткән. Әлеге проектта Татарстанның ике агломерациясе - Казан һәм Яр Чаллы катнаша.

Ике ел эчендә Казан агломерациясендә 233 км дан артык юл норматив хәлгә китерелгән. Шулай ук 10 км ясалма яктырту төзекләндерелгән, 65 светофор, 12 км чамасы җәяүлеләр киртәләре, 19 ясалма тигезсезлек урнаштырылган һәм 443 юл билгесе алмаштырылган. Нәтиҗә буларак -  2016 елда юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары санына карата, андый урыннар 68% ка кимегән.

Чаллы агломерациясенә килгәндә, А. Чукин сүзләренчә, 105 км чамасы юл норматив хәлгә китерелгән. Урамнарны төзекләндерү һәм реконструкцияләү кысаларында җитешмәгән юл билгеләре, җәяүлеләр киртәләре урнаштырылган һәм светофор объектларына, шул исәптән юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарында да реконструкция ясалган. Бу юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары санының 2016 ел дәрәҗәсенә карата 64% ка кимүне тәэмин иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International