Татарстанның юл оешмалары юлларны кышкы карап тотуга тулысынча әзер

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифинг узды, анда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты. Министр Татарстанның юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында сөйләде.

Министр сүзләренә караганда, юл оешмалары карамагында 1143 махсус техника бар - бу 392 катнаш юл машиналары, 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Техника ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзерләнгән.

Кышкы чорда автомобиль юлларын карап тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материаллар базасы булдырылган, 404 мең тонна ком-тоз катнашмасы (20% тозлы), 12 мең тонна тоз, 17,7 мең тонна бозлавыкка каршы реагентлар әзерләнгән. Шулай ук эшчеләргә һәм машина йөртүчеләргә дежур тору һәм ял итү өчен 67 җылы стоянка, 59 бина әзерләнгән.

Автомобиль юлларында начар һава шартлары турында хәбәр итүче 56 метеостанция бар.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International