ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2019-2021 елларга шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне оештыру буенча конкурс узды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру буенча ачык конкурс кысаларында конвертларны ачу процедурасы узды.

Конкурс документлары белән 2019, 2020 һәм 2021 елларда шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне оештыру каралган. Конкурста Казан-Арча-Кизнер, Казан-Волжск, Казан-Канаш, Казан-Албаба, Казан-Свияжск, Казан - Йошкар-Ола, Ижевск-Әгерҗе-Яр Чаллы-Түбән Кама һәм Казан-Аэропорт шәһәр яны маршрутлары уйнатылды. Конкурс нәтиҗәләре закон нигезендә 20 эш көне эчендә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International