Ноябрь бәйрәмнәре вакытында «Содружество» пассажир компаниясенең хезмәт күрсәтү полигонында шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрде.
5, 6 ноябрьдә 6491 нче, 6492 нче номерлы Алатырь-Красный Узел-Алатырь һәм 6749/6750 нче номерлы Ижевск-Түбән Кама поездлары билгеләнми.
3, 4 ноябрьдә Канаш-Шумерля-Канаш юнәлешендәге 6191, 6192, 6193, 6194 нче номерлы поездлар билгеләнми.
2, 6 ноябрьдә Түбән Кама-Ижевск юнәлешендәге 6751/6752 нче номерлы поездлар билгеләнми.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.