4 ноябрьдә «Җиңү» авиакомпаниясе Казан-Тбилиси маршруты буенча альтернатив рейслар ача. Әлеге маршрутның зур популярлыгы Грузия башкаласына яңа рейс җибәрүгә этәрде. «Казан» халыкара аэропорты авиакомпания белән берлектә очышлар программасы эшләде. Рейслар 189 урынлы Boeing 737-800 самолетларында пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: очыш Казаннан 11:20, Тбилисидан - 15:50. Тбилисида вакыт Мәскәүнекеннән 1 сәгатькә алда бара. Очу вакыты якынча 3 сәгать тәшкил итә. Әлеге хәрәкәт графигы кышкы навигация сезоны ахырына кадәр - 2019 елның 28 мартына кадәр соралган. Җәдвәлдә үзгәрешләр булырга мөмкин!
Казан-Тбилиси - «Җиңү» өчен яңа маршрут һәм Казаннан маршрутлар челтәрендә дүртенче юнәлеш. Авиакомпания Минераль Суларга һәм Сочига рейслар башкара инде, җәйге чорда Анапага очышлар башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 26 мартында Казан-Тбилиси авиамаршруты ачылды. Рейс дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә башкарыла. 6 ай эчендә барлыгы 11 279 кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу исә Франкфурт-Майне, Хельсинки, Ираклион, Монастир, Камрань, Рига һәм башка рейсларда пассажирлар саныннан артып китә.
Руслан Гомәров фотосы.