«РТЮ» ААҖнең уникаль күчмә күргәзмә-лекция комплексы Чаллыда 2 көн дәвамында (30 һәм 31 октябрь) эшләде. Бу вакыт эчендә «поезд-музей»га 4 меңнән артык кеше килгән.
Күргәзмә комплексы Россия буйлап сәяхәт итә, ил халкын һәм кунакларын тимер юллар тарихы белән таныштыра, тимер юл транспорты өлкәсендә инновацион алдынгы чишелешләрне күрсәтә.
Тугыз күргәзмә вагонында кунаклар тимер юл хәрәкәттәге составы һәм тимер юл инфраструктурасы макетлары белән таныша алдылар. Күчмә күргәзмә комплексы кунакларында заманча югары тизлекле хәрәкәт составы модельләре һәм «Ласточка» яки КамАЗ электровозында сәяхәт иттерүче чын тренажерлар зур кызыксыну уятты.
Күргәзмә яңалыклары арасында - «Җиңүгә юл» һәм «Экологик» вагон. Беренчесендә вагон-теплушка фрагментын, хәрби Витебск макет-панорамасын, «Җиңү юллары» макетларын, тимер юл һәм хәрби техника макетларын, тимер юлчыларның шәхси предметларын һәм әйберләрен күрергә мөмкин. «Экологик» вагон энергияне саклауга, энергия нәтиҗәлелегенә һәм экологик иминлеккә багышланган. Биредә калдыкларны зарарсызландыру һәм чистарту комплекслары, сыекландырылган табигый газда эшләүче двигательле тепловозлар һәм башкалар тәкъдим ителгән.
Оештыручылар Яр Чаллыда «поезд-музей»ның килүчеләрдә зур кызыксыну уятуын билгеләп үтә. Экспозицияне карарга теләгән һәркемгә андый мөмкинлек бирү өчен комплекс хезмәткәрләре үзләренең эш графигын арттырганнар.
Шуны да искәртик: «РТЮ» ААҖнең күчмә күргәзмә-лекция комплексы – ул заманча электрон һәм мультимедиа технологияләрен кулланып интерактив экспозиция белән оештырылган махсус поезд. Тимер юллар челтәрендә 2011 елдан башлап хәрәкәт итә.