РФ Президенты В.Путин Россия Федерациясенең аерым закон актларына автобусларда пассажирлар һәм башка затларны йөртү эшчәнлеген лицензияләүне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турындагы Федераль законга кул куйды.
Федераль закон 2018 елның 16 октябрендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 2018 елның 24 октябрендә хупланды.
Законда пассажирлар һәм башка затларны автобуслар белән йөртү «Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында»гы Федераль закон нигезендә лицензияләнергә тиеш дип карала. Шул ук вакытта лицензияләү янгын саклау, ашыгыч медицина ярдәме, полиция, авария-коткару хезмәтләре, хәрби автомобиль инспекциясе, иминлекне тәэмин итү өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының тикшерү органнары автобуслары тарафыннан башкарыла торган йөртүләргә карата гамәлгә ашырылмый. Шулай ук гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын кулланмыйча гына автобуслар тарафыннан башкарыла торган йөртүләргә карата да лицензияләү таләп ителми.
Федераль закон пассажирлар һәм башка затларны автобусларда йөртү эшчәнлеген лицензияләүнең аерым үзенчәлекләрен билгели. Шулай ук лицензияләнергә тиешле эшчәнлек төрләренә карата автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнде.