Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында көйләнми торган тарифлар буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларда даими рәвештә йөртүләрне гамәлгә ашыру турында таныклыклар һәм тиешле маршрутлар карталарын алу хокукына ачык конкурс уздырылды.
Конкурста түбәндәге автобус маршрутларына 6 лот уйнатылды: 591 нче номерлы Алабуга-Казан-Алабуга, 125 нче номерлы Казан-Тарлаши, 530 нчы номерлы Арча-Олы Әтнә-Казан, 513 нче номерлы Кама Тамагы-Казан, 689 нчы номерлы Азнакай-Казан һәм 560 нчы номерлы Казан-Буа.
Конкурста катнашу өчен гаризалар салынган 4 конверт тапшырылган.
Конкурс комиссиясе конкурста катнашуга кертелүче транспорт йөртүчеләрнең заявкаларын бәяли һәм конкурс документлары критерийлары нигезендә баллар исәпли. Конкурска кертү беркетмәсе гаризалар салынган конвертларны ачып, 10 эш көненнән дә соңга калмыйча имзалана, заявкаларны бәяләү һәм чагыштыру беркетмәсенә - гаризалы конвертларны ачканнан соң 20 эш көненнән соңга калмыйча. Җиңүче дип транспорт хезмәте күрсәтүнең иң яхшы шартларын тәкъдим иткән ташучы таныла.
Конвертларны ачу нәтиҗәләре белән беркетмәләр министрлыкның рәсми сайтында 2018 елның 29 октябрендә «Юл-транспорт комплексы» бүлегендә «Транспорт хезмәте күрсәтү»/«Муниципальара йөртүләргә конкурс» бүлекчәсендә урнаштырылган. Конкурска йомгак законнар нигезендә 20 эш көнендә ясалачак.