Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Омск һәм Төмәнгә яңа рейслар ача

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең кышкы җәдвәлендә яңа юнәлешләр барлыкка килде. 3 ноябрьдә Казаннан Төмәнгә рейс ачыла. Очышлар атнага ике тапкыр сишәмбе һәм шимбә көннәрендә CRJ-200 башкарылачак. Юл вакыты 1 сәгать 40 минут дәвам итәчәк. Авиабилетны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru. сатып алган очракта бәясе 5 848 сум тәшкил итәчәк

Шулай ук авиакомпания яңа Казан-Омск-Казан юнәлешенә авиабилетлар сатуны башлап җибәрде. Рейслар 4 ноябрьдән атнага ике тапкыр башкарылачак. Очыш вакыты 2 сәгать 30 минут тәшкил итәчәк, бер якка билет бәясе - авиакомпания сайтында сатып алган очракта 5 867 сум.

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе яңа маршрут юнәлешләрен ачып һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып, үз эшчәнлеген тиз арада үстерүне дәвам итә. Авиакомпаниянең өстенлекле бурычларының берсе - регионнарның транспорт үтемлелеген үстерү һәм илебез халкының мобильлеген арттыру. Ил эчендә, бүгенге көндә, «ЮВТ АЭРО» 65 юнәлеш буенча очышлар башкара, шуларның 25е - Казаннан.

Рейслар турында белешмәләрне һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында http://uvtaero.ru алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International