Казанда Дементьев урамында «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 8 светофор урнаштырылган

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Дементьев урамында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен «Имин һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында 8 светофор, 8 юл билгесе һәм 200 метр рәшәткәле коймалар урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Дементьев урамы Казанның Авиатөзелеш районындагы Каравай микрорайонында магистраль булып тора. Проект кысаларында Олег Кошевой урамыннан алып Михаил Миль урамына кадәр һәм Максимов урамыннан Академик Павлов урамына кадәр, гомуми мәйданы 31 мең кв. метрдан артык булган ике участок ремонтланган. Шулай ук тротуарлар ремонтланган, тукталыш павильоннары урнаштырылган.

 

Фотода: Дементьев урамындагы 2 нче В номерлы йорт янында чакыру җайланмалары булган светофор объекты урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International