28 октябрь - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне

2018 елның 28 октябре, якшәмбе

Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин котлады:

Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Безнең транспорт предприятиеләре пассажирлар йөртүне һәм йөк ташуны сыйфатлы итеп оештыру өчен күп эш башкарды. Ел саен Татарстанда шәһәрнең электр һәм автомобиль транспортында 109 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелә. Автотранспорт белән ташылган йөк күләме 19 миллион тоннадан артып китә.

Республикада социаль юнәлешле маршрут челтәре нигезендә халыкның транспорт үтемлелеген тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Бүген пассажир автотранспорт предприятиеләренең 1136 автобусы 650 дән артык маршрутка хезмәт күрсәтә, шул исәптән 147 муниципальара маршрут.

Пассажирларга өзлексез хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен төп бурычларның берсе - җәмәгать транспортының күчмә составы паркын даими рәвештә яңарту. Татарстанда яңа автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар сатып алу буенча шактый эш алып барыла. Быел гына да газ-мотор ягулыгында эшләүче 104 автобус алу планлаштырыла. Бу шулай ук безнең шәһәр һәм районнарның экологик хәлен яхшыртуга ярдәм итә.

Сезнең күбегез халыкара әһәмияттәге мөһим спорт чарасы - Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионатында хезмәт күрсәтүдә катнашты. Кунаклар һәм катнашучылар белдергәнчә, ташу иң лаеклы һәм сыйфатлы дәрәҗәдә оештырылган.

Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарын, автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты предприятиеләренең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм. Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, сезгә киләчәктә дә нәтиҗәле эш һәм ныклы сәламәтлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International