«Бигеш» халыкара аэропорты җәдвәленә Дубайга яңа курорт юнәлеше өстәде

2018 елның 26 октябре, җомга

«Бигеш» халыкара аэропорты җәдвәленә яңа курорт юнәлеше өстәде: Дубайга чартер рейслары программасы старт алды.

Бигештән Дубайга беренче рейс 22 октябрьдә башкарылды. Дубайга Azur Air авиакомпаниясенең Boeing 737-800 бортында 189 турист очты.

Аэропорттан БГӘнә очыш программасы кышкы сезон дәвамында һәм март азагына кадәр Azur Air һәм Pegas Fly авиакомпанияләренең Anex Tour һәм Pegas Touristik туроператорлары мәнфәгатьләрендә башкарылачак. Azur Air авиакомпаниясе атнага бер рейс башкарачак, ә Pegas Fly авиакомпаниясе Дубайга 10/11 көнгә 1 тапкыр очачак. Ике авиакомпания дә очышларны 189 пассажирга исәпләнгән Boeing 737-800 башкарачак. «Бигеш» аэропортыннан БГӘ башкаласына кадәр очу 5,5 сәгать дәвам итәчәк.

Билетлар Anex Tour һәм Pegas Touristik операторларының турпакетлары составында ирекле сатуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International