Казанда Петр Алексеев урамы ремонтланган

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проект кысаларында Петр Алексеев урамының 200 м озынлыктагы участогы ремонтланган. 1253 кв.м мәйданда вак бөртекле асфальт-бетонның яңа катламы җәелгән, чөнки автотранспорт хәрәкәте интенсивлыгы урамда түбән. Шулай ук борт ташлары алмаштырылган.

Эшләрнең генераль подрядчысы булып «Каздорстрой» ААҖ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International