Горький тимер юлы чикләрендә кышкы чорга әзерлек эшләре 1 ноябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Казанда «Россия тимер юллары» ААҖ комиссиясенең Горький тимер юлы чикләрендә урнашкан бүлекчәләрнең 2018-2019 елларның кышкы чорында эшләүгә әзерлеген бәяләү буенча эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

Киңәшмәдә «Россия тимер юллары» ААҖнең пассажирлар ташу буенча директоры Дмитрий Пегов, Горький тимер юлы башлыгы Анатолий Лесун һәм Казан регионы буенча тимер юл башлыгы урынбасары Александр Черемнов катнашты.

Эш нәтиҗәләре буенча «РТЮ» ААҖ комиссиясе Горький тимер юлының кышка әзерлеге дәрәҗәсен югары бәяләде. Үткәрелгән анализ нигезендә, барлык хезмәтләр һәм дирекцияләрнең кышка әзерлегенең гомуми дәрәҗәсе 97,7% тәшкил итә. Бу күрсәткеч, гомумән, челтәр буенча алганда, югарырак. Кышка әзерлек буенча барлык эшләр 2018 елның 1 ноябренә тәмамланырга тиеш.

Дмитрий Пегов шулай ук барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләргә профилактик эшләргә игътибарлы булырга һәм үз хезмәткәрләре арасында гриппка каршы вакцинациянең максималь дәрәҗәсен тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. "Кешеләр – безнең төп потенциалыбыз, аларның сәламәтлеге һәм иминлеге – беренче чиратта менә нәрсә турында уйларга кирәк», - дип билгеләп үтте «РТЮ» ААҖнең пассажирлар ташу буенча директоры.

Комиссия эшенә йомгак ясаудан тыш, Дмитрий Пегов Казан станциясенең эше белән танышты, ТО-2 моторвагон депосының техник хезмәт күрсәтү участогында булды, Горький магистрале чикләрендә гамәлгә ашырырга планлаштырыла торган перспектив проектлар турында Горький тимер юлы җитәкчелеге белән фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International