Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һөнәри бәйрәмнәре алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлый:
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
2018 ел Россия өчен халыкара әһәмиятле спорт вакыйгасы белән билгеләнде - 6 шәһәрдә FIFA 2018 дөнья чемпионаты матчлары узды. Казанда юл инфраструктурасын дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт вакыйгасына әзерләү буенча масштаблы эш башкарылды. Клиентлар төркемнәре хәрәкәте маршрутлары буенча гомуми мәйданы 411 мең квадрат метр булган 31 урам сыйфатлы һәм вакытында ремонтланды. Һәм монда «Алексеевскдорстрой», «Волгадорстрой», «Каздорстрой», «Татавтодор» кебек предприятиеләрнең өлеше зур.
2017 елда старт алган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проекты агымдагы елда әйләнешкә керде. Һәм безнең республика планнарны үтәү буенча лидерлар рәтендә - 156 км юл яңартылды һәм 108 юл-транспорт һәлакәтләре еш булган урыннарда чаралар уздырылды.
Һөнәри бәйрәм алдыннан истәлекле вакыйга булды - Казаннан Чаллыга кадәр М-7 «Волга» автомобиль юлын реконструкцияләү тәмамланды. Нәтиҗәдә, республиканың ике зур икътисади үзәге – Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләре хәзер дүрт полосалы хәрәкәтле куркынычсыз трасса белән бәйле.
Без төбәк юлларын норматив хәлгә китерүне дәвам итәбез. Хәзерге вакытта 88 км дан артык төзелде һәм 300 км дан артык ремонтланды.
Авыл юллары төзелеше элеккечә безнең эшчәнлектә өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Быел гына да республиканың 28 торак пункты төбәк һәм федераль әһәмияттәге юллар белән тоташтырылды.
Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына зур рәхмәт әйтәсем килә - нәкъ менә сезнең тәҗрибәгез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз нәтиҗәсендә без бүген куелган бурычларны уңышлы хәл итә алабыз. Сезнең алда баш иябез һәм иң җылы теләкләр җиткерәбез!
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм, сезгә киләчәктә дә нәтиҗәле эш һәм ныклы сәламәтлек телим!