«2018 юлы» махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар: өстенлекле проекттан миллигә» темасына семинар-киңәшмә узды

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген «2018 юлы» махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар: өстенлекле проекттан миллигә» темасына семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов чыгыш ясады. Ул Татарстанда проектны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, Казеннов О. хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 113,72 км булган юллар норматив хәлгә китерелгән. Шул исәптән 18,82 км озынлыкта федераль юлларда 6 объект, төбәк юлларында - 12, озынлыгы 60,5 км, җирле юлларда - 64 (36 урам), 34,39 км озынлыкта. Объектлар исемлегенә М-7 «Волга», Казан-Оренбург федераль юллары, Казан-Малмыж, Казан-Шәмәрдән, Столбище-Атабай төбәк юллары һәм Оренбург тракты, Даурия, Дубравная, Максимов, Короленко, Курчатов урамнары, Ленин дамбасы һәм башкалар керә.

Яр Чаллы агломерациясенә килгәндә, монда 41,85 км юл норматив хәлгә китерелгән (төбәк юлларында 6,52 км озынлыктагы 3 объект, җирле юлларда 35,33 км озынлыктагы 11 объект). Бу Чаллы-Сарман, Чистай-Түбән Кама, Зәй-Сухарево төбәк юллары. Яр Чаллы шәһәрендә Җиңүнең 40 еллыгы проспекты реконструкцияләләнгән,  Халыклар Дуслыгы һәм Яр Чаллы проспектлары ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International