Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге инфраструктурасында урлаулар саны 40% ка кимегән

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә 9 ай эчендә тимер юл милкен урлау очраклары 40% ка кимегән - гыйнвардан сентябрьгә кадәр 48 урлашу очрагы теркәлгән. Нәтиҗәгә тимерьюлчыларның хокук саклау органнары белән даими уртак кисәтү-профилактика эш алып барулары, тимер юлчыларның үзләренең нык контрольдә тотулары һәм уяу булулары нәтиҗәсендә ирешелгән.

Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәгендә вандаллык һәм хулиганлык гамәлләре белән көрәшү өчен иң мөһим инфраструктура объектлары - вокзал, вагоннар, локомотив депосы, элемтә узеллары, күпер һәм башкалар артыннан тәүлек буе күзәтү алып барыла. Шулай ук «Йөк», «Металл» оператив-профилактик чаралар комплексы һәм уртак рейдлар үткәрелә.

Еш кына юлның өске төзелеше детальләре, төсле һәм кара металлдан булган детальләр, дизель ягулыгы җинаятьчел кул сузучылар объекты булып тора. Хокук бозучылар арасында нигездә балигъ булмаган, эшсез һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар. Иң күп урлаулар саны сакланмый торган объектларда һәм тимер юл вагоннарында күзәтелә.

Тимерьюлчылар гражданнарга тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыкшыну тимер юл эшенә, шул исәптән шәһәр яны һәм ерак араларга баручы поездлар хәрәкәтенә тискәре йогынты ясавын искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International