АЛРОСА авиакомпаниясе 30 октябрьдән Санкт-Петербург һәм Мәскәүгә уңайлы Boeing 737 һава судноларында көзге-кышкы чор җәдвәленә туры рейслар кертә.
Санкт-Петербургка самолет якшәмбе көнне 09:00 сәгатьтә очачак; Санкт-Петербургтан – сишәмбе көннәрендә 09:30 һәм шимбә көннәрендә 18:45 сәгатьтә очачак. Мәскәүгә (Домодедово) рейс сишәмбе көнне 13:00 сәгатьтә башкарылачак. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Очышлар җәдвәле турында тулырак мәгълүматны «Казан» аэропортының рәсми сайтында www.kazan.aero һәм АЛРОСА авиакомпаниясе сайтында www.alrosa.aero билетларны броньлау бүлегендә белергә мөмкин.