«Бигеш» аэропорты пассажирлар агымы күрсәткечләрен арттыруны дәвам итә: бүген ул 600 000 кешегә җиткән. Шулай итеп, ел башыннан хезмәт күрсәткән пассажирлар саны, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 34%ка арткан. Халыкара һава линияләрендә пассажирлар агымы 9 ай нәтиҗәләре буенча 60% ка арткан һәм 96 503 пассажир тәшкил иткән. Эчке һава линияләрендә пассажирлар агымы 31% тәшкил иткән - бу 497 788 кеше.
Сентябрь аенда иң популяр юнәлешләр - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Краснодарга яңа рейс.
Сентябрь аенда Кама аръягы һава линияләре җәдвәленең яңалыклары арасына берьюлы өч яңа рейс кергән: 2 сентябрьдә «РусЛайн» авиакомпаниясе аэропортның маршрут челтәрен яңа юнәлеш – «Түбән Кама - Түбән Новгород - Санкт-Петербург» белән тулыландырды, 10 сентябрьдән «Азимут» авиакомпаниясе Бигештән Краснодарга, 13 сентябрьдән Ростов - на-Донуга рейслар ачты. Барлык өч рейс да аэропортта якын-тирә шәһәрләрдән генә түгел, ә Удмуртия Республикасында яшәүчеләр арасында да (алар очышлар өчен «Бигеш» аэропортын ешрак сайлыйлар) яхшы йөкләнеш күрсәтте.