60 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар октябрь аенда поездларда ярты бәягә сәяхәт итә алачак

2018 елның 28 сентябре, җомга

29, 30 сентябрьдә һәм 1 октябрьдә 60 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга ерак араларга йөрүче поездларга купе билетларын сатып алуга 50% ташлама гамәлдә булачак. Ташлама өстәмә хезмәтләр бәясенә кагылмый.

2018 елның 1-31 октябрендә «Федераль пассажир компаниясе» АҖнең дәүләт эчендә ерак араларга йөрүче поездларында түбән бәядән сәфәр кылырга мөмкин булачак. Акция 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган.

Юл йөрү документларын ерак араларга йөрүче поездларга билет сатучы кассаларда, РТЮ рәсми сайтында һәм «РТЮ Пассажирларга» мобиль кушымтасы ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Документны Интернет аша алганда паспорт мәгълүматларын һәм туу даталарын керткәннән соң ташлама автомат рәвештә ясалачак.

Пассажирлар тәкъдим турында тулырак мәгълүматны шулай ук ерак араларга йөрүче поездларга билет сатучы кассаларда һәм РТЮ сайтында «Пассажирларга» – «Акцияләр (махсус тарифлар)» бүлегендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International