6362 нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә

2018 елның 28 сентябре, җомга

1-30 октябрьдә ремонт эшләре бару сәбәпле 6362 нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрә. Албаба станциясеннән поезд 06.30 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 8.32 килә.

 

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru,  шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International