Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында бик матур традиция бар: Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан ветераннарны чакырып, тантаналы төстә билгеләп үтү.
Бәйрәм чарасына 45 кеше килде, алар төрле елларда министрлыкта эшләгәннәр һәм хәзер дә эшләүчеләр бар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, бу аларның профессиональлеге нәтиҗәсендә Татарстанның транспорт комплексы зур уңышларга иреште һәм үсеш дәвам итә. А. Егоров өлкән буынга зур рәхмәт белдерде, аларга сәламәтлек, озын бәхетле гомер теләде.
Бу көнне Министрлык ветераннары өчен бәйрәм табыны һәм зур концерт программасы оештырылды. Аннары ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин исеменнән аларга азык-төлек җыелмасы тапшырылды.