«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар үткәрелә. Заказ бирүче «Главтатдортранс» ДКУ белгечләре хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 39 светофор объекты урнаштырылган. Җәяүлеләр һәм транспорт интенсив хәрәкәт иткән җәяүлеләр кичүендә светофорлар барлыкка килгән. Мәсәлән, Вересаев, Ибраһимов, Дементьев урамнарында, Кремль һәм Лобачевский, Даурия һәм Карбышев, Сибгат Хәким һәм Нигъмәтуллин урамнары киселешендә. Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендә, Голубятников һәм Волгоград урамнары аша чыгу урыннарында светофорларны реконструкцияләгәннәр.
Шулай ук 12 километрга якын җәяүлеләр өчен коймалар җиһазландырылган, 19 ясалма тигезсезлек һәм 775 юл билгесе урнаштырылган.