Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды, анда республикада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын гамәлгә ашыру барышы каралды.
Татарстан Республикасында 2017 елдан бирле «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект гамәлгә ашырыла, ул Казан һәм Чаллы шәһәр агломерацияләренең юл челтәрендә юл хәрәкәте иминлегенең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Агымдагы елда Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 113,72 км тәшкил иткән 81 юл объектын норматив хәлгә китерү буенча эшләр башкарылды. Бу, аерым алганда, федераль юлларда 18,82 км озынлыктагы 6 объект, 12 - төбәк юлларында, 60,5 км озынлыкта, 64 (яки 36 урам) - җирле юлларда 34,39 км озынлыкта. Объектлар исемлегенә М-7 «Идел», Казан-Оренбург, Казан-Малмыж, Казан-Шәмәрдән, Столбище-Атабай федераль юллары кергән. Казанда ремонт планына Оренбург тракты, Даурия, Дубравная, Максимов, Короленко, Курчатов урамнары, Ленин дамбасы һәм башкалар кертелгән.
Чаллы агломерациясендә гомуми озынлыгы 41,85 км булган 14 объектны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Шул исәптән: төбәк юлларында озынлыгы 6,52 км тәшкил иткән 3 объект, җирле әһәмияттәге юлларда озынлыгы 35,33 км тәшкил иткән 11 объект. Бу Чаллы-Сарман, Чистай-Түбән Кама, Зәй-Сухарево төбәк юллары. Яр Чаллыда Җиңүнең 40 еллыгы исемендәге проспектны реконструкцияләү, Халыклар Дуслыгы проспектларын ремонтлау һәм башкалар планлаштырыла.
Гомумән алганда, Иҗтимагый совет әгъзалары 2018 елда Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен хупладылар.