Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Вяземская урамында ремонт тәмамланган

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Дәрвишләр бистәсендәге 400 м озынлыктагы Вяземская урамында ремонт тәмамланган. Ремонт барышында асфальт-бетонның тигезләүче һәм өске катламы җәелгән, яңа тротуарлар барлыкка килгән, борт ташлары алмаштырылган һәм 6 юл билгесе урнаштырылган.

Вяземская урамы Баш, Ял, Совет һәм Бердәмлек урамнары белән кисешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International