Казанның Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамында ремонт тәмамланды

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

"Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Липатов урамының 570 м озынлактагы өлеше (Совет урамыннан алып Главная урамына кадәр) төзекләндерелгән. Ремонт барышында 7503 кв.м мәйданда яңа асфальт-бетон катламы җәелгән, тротуарлар ремонтланган, борт ташлары һәм 10 юл билгесе алмаштырылган. Шулай ук 138 метр озынлыктагы коймалар урнаштырылган һәм юл тамгасы төшерелгән.

Генераль подрядчы - «Каздорстрой» ААҖ.

Исегезгә төшерәбез, гомуми озынлыгы 1522 метр булган Липатов урамы Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. Ул 4 урам - Главная, Правды, Совет һәм Тополь урамнары белән кисешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International