Казанда Главная урамы төзекләндерелде

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда Главная урамы ремонтланган.

Ремонт барышында Липатов урамыннан алып Халезов урамына кадәр 252 м озынлыктагы урам участогы яңартылган. 3 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальтобетонның яңа катламы җәелгән, тротуарлар ремонтланган, борт ташлары, юл билгеләре алмаштырылган һәм юл тамгалары төшерелгән.

Эшләрнең генераль подрядчысы «Каздорстрой» ААҖ - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе.

Исегезгә төшерәбез, гомуми озынлыгы 1236 метр булган Главная урамы Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендә урнашкан. Ул Вяземск, Окружная, Инструментальная, Парк, Каштан, Трудящихся, Липатов һәм Халезов урамнары белән кисешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International